19 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бөгелмәлеләр, иртәгә кискен суыта
Гисметео фаразларына караганда, кискен суыту көтелә. Бүген кич -15 градус, иртәгә иртән -25-27 градус салкын булачак.
-
Яңа елны якынайтып
Шәһәрләр елга бер генә тапкыр шундый матур, әкиятләрдәгечә сихри дөньяга чумадыр. Ул да булса - Яңа ел алдыннан җем-җем иткән утлар, бизәкләр, төрле фигуралар-сыннар белән бизәлә. Быел бөгелмәлеләрне нинди сюрпризлар көтә икән? Серне без Бөгелмә районы башкарма комитеты уздырган киңәшмәдә ачарга ниятләдек. Ул үзәк мәйданда, ачык һавада үтте. Киңәшләшү-сөйләшүдә хакимият...
-
Асия Әхмәт кызы Исаеваны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Зур бәхетләр...
-
Риваять: Ике бүре
Бервакыт карт индеец оныгына тормыш асылын аңлата икән. -- Кеше эчендә көрәш бара, бу көрәш ике бүре көрәшенә бик тә охшаш. Бер бүре усаллык, явызлык белән алдыра, ул көнчелекне, астыртынлыкны, эгоизмны, алдауны үз эченә җыя. Икенче бүре -- яхшылык. Ул үз эченә мәхәббәтне, өметне, татулыкны туплаган. Кечкенә индеец бабасының сүзләрен...
-
Ярминкә адресын алыштыра
24 декабрьдә буласы ярминкәнең адресы үзгәрде. Бу үзәк мәйданда Яңа елга зерлек бару белән бәйле. Авыл хуҗалыгы продуктларын Ленин урамының 129 йорты янында урнашкан агропомпарк территорясендә (элеккеге Райпо базасы) сатып алып булачак. Ярминкәгә рәхим итегез!
-
Бөгелмәнең үз күзләре бар
Бөгелмәдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды. Киңәшмәнең төп темасы итеп "Куркынычсыз шәһәр" соравы чыгарылган иде. Бу турыда Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгышы тыңланды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов таләбе белән шәһәрдәге күпкатлы йортларда видеокамералар куелачак. Моңа идарәче компанияләр һәм торкак милекчеләре ширкәтләре җаваплы булып тора....
-
Татарстан Хөкүмәтенең банк өлкәсендәге вәзгыять турындагы рәсми мөрәҗәгате
Татарстан хөкүмәте: Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла. "Мөхтәрәм гражданнар! Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга өндәгән, банклар ябылу турында һәм башка тискәре мәгълүмати хәбәрләр алу очраклары артты. Әлеге хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга корылган. Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла...
-
Беренче хәләл даруханә ачылган
Петербургта, шәһәрдә беренче буларак, хәләл даруханә ачылган. Шул уңайдан үткәрелгән тантанада төньяк башкала мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Панчеев, шәһәрнең сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре, эшкуарлар катнашкан. Бу хакта мөфтиятнең рәсми сайты хәбәр итә. Мөфти Петербургта хәләл даруханәләр челтәре барлыкка килер дигән өметен белдерә һәм төбәктә хәләл индустрияне үстерүгә ярдәм итәргә...